Түбән Каманың 60 еллык тарихы, шәһәрне төзегән һәм үстергән кешеләр язмышы бер китапта тупланган. «Смена» Кама китап фестивале кысаларында шәһәр юбилеена багышланган басманы тәкъдим итү чарасы узды.
Китапта шәһәрнең тәүге төзелеш елларыннан алып бүгенге көнгә кадәрге тарихы яктыртыла. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев фикеренчә, әлеге басма — шәһәр тарихын саклау өчен мөһим хезмәт.
Юбилей басмасында рус һәм татар телләрендәге материаллар урын алган. Китап Түбән Каманың үткәнен барларга, бүгенгесен бәяләргә һәм киләчәген күзалларга мөмкинлек бирә.

Альбина Вәлиева
MAX
