Түбән Камада пилотсыз очкычлар һөҗүме һәм ракета куркынычы игълан ителгән очракта укучылар һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре өчен эш тәртибе билгеләнде.
Түбән Камада пилотсыз очкычлар һөҗүме һәм ракета куркынычы игълан ителгән очракта укучылар һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре өчен эш тәртибе билгеләнде.
Яңа кагыйдәләрне «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә мәгариф идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хуҗин тәкъдим итте. Әгәр куркыныч иртән, дәресләр башланганчы игълан ителсә, укучыларга мәктәпкә барырга кирәкми. Дәресләр куркыныч бетү турында хәбәр бирелгәннән соң бер сәгать узгач кына башлана.
Куркыныч уку вакытына туры килсә, дәресләр туктатыла, ә укучылар укытучылар белән бергә ышык урыннарга төшә. Куркыныч беткәч, уку процессы яңадан дәвам итә.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
