1 сентябрьдә Түбән Камадагы Муса Җәлил исемендәге яңартылган 1нче гимназиядә Белем көне аеруча истәлекле узды. Укучыларны бәйрәм белән татар эстрадасының популяр «Казан егетләре» төркеме котлады.

Татарстанның атказанган артисты Айдар Әгъләмов өчен бу очрашу аеруча кадерле булды. Ул — Түбән Кама районының Шәңгәлче авылында туып-үскән якташыбыз. Җырчы һәм аның тормыш иптәше Камилә белән бергә йөзләгән укучы, укытучы һәм ата-ана «Туган тел»не башкардылар. Туган телгә мәхәббәтне, милләтнең рухи бердәмлеген чагылдырган бу җыр гимназия ишегалдында аеруча моңлы яңгырады.

«Казан егетләре»нең чыгышы бәйрәмгә үзгә бер җылылык өстәде. Бу көн укучылар хәтерендә җыр-моңга, күтәренке кәефкә һәм матур хисләргә бай булып озак сакланыр.