Белем көнендә җырчы Элвин Грей үзенең Телеграм-каналында мәктәп елларыннан сакланган фотоларын урнаштырды.
Җырчы үзенең уңышка ирешүендә укытучыларының һәм әти-әнисенең ролен дә билгеләп үтте. Ул укытучыларына сабырлыклары өчен рәхмәт әйтте, әти-әнисенә исә һәрвакыт ярдәм итеп торганнары өчен рәхмәтен җиткерде.
Уку елы башлану уңаеннан ул язылучыларын да котлады. Һәркемне үзең булып калудан курыкмаска өндәде.
Элвин Грей тормышны зур концерт белән чагыштыра. Аның фикеренчә, башта тормыш бераз куркытырга мөмкин. Аннары ул шатлык һәм рәхәтлек китерә, ә ахырда алкышлар яңгырый.
Альбина Вәлиева
MAX
