Татарстанда 2 сентябрьдә җылы һәм коры һава торышы көтелә.

Республика Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, көндез һава температурасы +23…+28 градуска кадәр күтәреләчәк.

Явым-төшем көтелми диярлек. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәргә мөмкин.