Татарстан Республикасы буенча шартнамә бүлекчәләре идарәсенең Түбән Кама филиалы янгынга каршы федераль хезмәт отрядында ел саен беренче сыйныфка баручы балалар өчен махсус чара оештырыла.

Быел мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керәчәк балалар арасында отряд хезмәткәрләренең 31 баласы бар. Нәни кунакларга янгын сүндерүче һөнәренең мөһимлеге һәм җаваплылыгы турында 91нче янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Станислав Банников сөйләде. Ул балалар өчен янгын куркынычсызлыгы буенча мавыктыргыч дәрес тә үткәрде.

Сотрудник пожарной службы во время учебного занятияБәйрәм отрядның укыту-тренировка полигонында дәвам итте. Янгын сүндерү-коткару спорты буенча тренер Рафис Зыятдинов балаларны әлеге спорт төре белән таныштырды һәм ярыш дисциплиналары турында сөйләде.

Учения пожарныхЧараның иң күңелле мизгелләренең берсе — янгын сүндерү часте ашханәсендә әзерләнгән коймаклардан авыз итү булды. Ахырда беренче сыйныф укучыларына мәктәпкә әзерләнү өчен матди ярдәм дә тапшырылды.