Түбән Кама шәһәр суды Менделеев урамындагы 35а йортта урнашкан кафесы эшчәнлеген 60 тәүлеккә туктатты.
Роспотребнадзорның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тикшерүгә кафе кунагының биредә ашаган аштан соң эчәк инфекциясе белән авыруы сәбәп булган.
Роспотребнадзорның җирле бүлеге баш белгече-эксперты кафе хуҗасына карата эпидемиологик тикшерү үткәргән. Нәтиҗәдә, җәмәгать туклануы урынында эшне оештыруга һәм хезмәткәрләргә кагылышлы берничә кагыйдә бозылуы ачыкланган. Аерым алганда, медицина тикшерүе узмаган пешекчеләр эшкә алынган.
Белгечләр кафеда әзерләнгән ризыкларны да тикшергән. «Кыярлы Филадельфия» ролаларында эчәк таякчыгы төркеменә керүче бактерияләр ачыкланган. «Том Ям» ашыннан алынган үрнәктә, шулай ук ашханә кирәк-яракларыннан һәм ризык әзерләү җиһазларыннан алынган савыт-сабада эчәк таякчыгы бактерияләре табылган.
Моннан тыш, Роспотребнадзор белгече маркировкасы булмаган тугыз партия азык-төлекне кулланудан чыгарган.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
