Кама транспорт прокуратурасы «Бигеш» аэропортындагы өч кафеда санитария таләпләренең җитди бозылуын ачыклаган.

Тикшерү барышында җәмәгать туклануы урыннарында саклау вакыты чыккан азык-төлек, шулай ук аларны тиешенчә сакламау очраклары ачыкланган. Ризык һәм эчемлекләр билгеләнгән температура режимын бозып сакланган. Бу пассажирлар һәм аэропорт хезмәткәрләре сәламәтлегенә турыдан-туры куркыныч тудырган.

Прокуратура таләбе буенча барлык кимчелекләр дә кичекмәстән бетерелгән. Кама транспорт прокуроры җәмәгать туклануы урыннары җитәкчеләренә ачыкланган хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр юллаган.

Прокурор тикшерүе материаллары нигезендә, вазыйфаи затлар санитария таләпләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Нәтиҗәдә, аларга 40 мең сум күләмендә штраф салынган.