Студия урынына — машина, сәхнә урынына — юл, ә танылган йолдызлар урынына — Түбән Каманың үз геройлары. НТР медиахолдингы «Җырлы сәфәр» дип аталган проект тәкъдим итә. Беренче кунак — Татарстанның халык артисты, «Мунча ташы» татар сатира һәм юмор театрының сәнгать җитәкчесе Гамил Әсхадулла.
«Угадай мелодию» тапшыруын хәтерлисезме? НТРның «Җырлы сәфәр» проектында да тамашачыны таныш һәм яраткан татар җырлары көтә. Әмма бу юлы музыкаль уен гадәти студиядә түгел, ә машина салонында узачак. Юлдагы әңгәмә, көтелмәгән сораулар, кызыклы тарихлар һәм беренче ноталардан таныш җырлар — яңа проектның төп үзенчәлекләре.
«Җырлы сәфәр» — татар телендә аралашуны гадәти студия форматларыннан чыгарып, көндәлек тормышка якынайтуны максат иткән проект. Биредә герой белән әңгәмә дә, музыкаль уен да бер-берсе белән үрелеп бара. Һәр чыгарылышта — яңа герой, яңа юл һәм яңа җырлар.
Проектның беренче кунагы — Татарстанның халык артисты Гамил Әсхадулла. «Мунча ташы» татар сатира һәм юмор театрының сәнгать җитәкчесе өчен җыр-моң һәрвакыт янәшә. Хәтта тракторында да аның радиосы бар.
Гамил Әсхадулла татар эстрадасы җырларын яхшы белә. Аның яраткан башкаручылары арасында Татарстанның халык артистлары Салават Фәтхетдинов һәм Зәйнәп Фәрхетдинова да бар. Әмма «Җырлы сәфәр»дә геройга яраткан җырларын тыңлау белән генә чикләнергә туры килмәячәк — аларны беренче ноталарыннан ук танырга кирәк булачак.
Уенның кагыйдәсе гади: беренче ноталар яңгырый, ә герой җырның исемен һәм башкаручысын мөмкин кадәр тизрәк әйтергә тиеш. Кайбер көйләрне бер-ике нотадан ук танып була, ә кайберләре хәтерне бераз «селкетергә» мөмкин. Нәкъ менә шушы мизгелләр проектка үзенчәлекле юмор һәм җанлылык өсти.
Ә иң мөһиме — «Җырлы сәфәр»дә тамашачы бары тик күзәтүче генә түгел. Ул да музыкаль уенда катнаша. Герой җавап биргәнче үк җырны таныдыгызмы? Алайса, үз җавабыгызны комментарийларда калдырыгыз. Шулай итеп, һәр чыгарылыш экран каршындагы тамашачы белән герой арасындагы үзенчәлекле бәйгегә әверелә.
Проектның тагын бер үзенчәлеге — аның геройлары. «Җырлы сәфәр»дә артистлар белән генә түгел, төрле һөнәр ияләре һәм төрле яшьтәге кешеләр белән дә очрашулар көтелә. Табиблар, спортчылар, эшмәкәрләр, укытучылар, блогерлар һәм башка Түбән Кама халкы үзләренең яраткан җырлары, тормышлары һәм кызыклы тарихлары белән уртаклашачак.
Һәр сәфәр — шәһәр буйлап кыска музыкаль маршрут кына түгел, ә аның кешеләрен якыннанрак танып белү мөмкинлеге дә. Кемдер үзенең яшьлек җырын тәкъдим итәр, кемдер бүгенге хитны сайлар, ә кемнеңдер плейлистында көтелмәгән музыкаль ачышлар табылыр.
«Җырлы сәфәр» татар теленең заманча тормыштагы табигый урынын да күрсәтергә омтыла. Машинада сөйләшкәндә, юлда барганда, көтелмәгән җырга кушылганда яки шаярганда татар теле ничек яңгырый — проект шушы мизгелләрне экранга чыгара.
Беренче чыгарылышта Гамил Әсхадулланың татар җырларын беренче нотадан танып-танымаячагын тамашачы үзе тикшерә алачак.
Ә сез татар җырларын беренче нотадан ук таный аласызмы?
Беренче «Җырлы сәфәр» чыгарылышын карагыз, үзегезне сынагыз һәм җырны геройдан алда таныган булсагыз, җавабыгызны комментарийларда языгыз.
Кушылыгыз. Тыңлагыз. Җырлагыз!
Альбина Вәлиева
MAX
