Посылкаларны УАЗ автомобилендә алып барачаклар. Машина да — алгы сызыкка бүләк. Аны бүген ялга кайткан хәрбигә тапшырдылар.
«Чикаго» позывнойлы хәрби бүген Түбән Камага җаваплы йөкләмә буенча махсус кайткан — хезмәттәшләре өчен автомобиль һәм посылкалар алырга. Гуманитар йөкне ир-егетләр соравы буенча таҗик җәмгыяте вәкилләре туплаган.
Туган як җылысын тою көч һәм ышаныч өсти, дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ялга кайткан солдат. Хезмәт иткән часть командованиесеннән таҗик җәмгыяте рәисенә рәхмәт хатын тапшырды.
Түбән Каманың таҗик җәмгыяте солдатларга һәм Донбасста яшәүчеләргә махсус операция башыннан бирле булыша. Барлыгы 2,5 млн сумга якын гуманитар ярдәм җибәргәннәр. Бу юлы посылкалар белән бергә УАЗ автомобилен дә тапшырдылар. Хәрби хезмәт иткән урынына шуның белән кайтачак.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
