Такси йөртүче булып эшләүче Түбән Кама блогеры Илданис Мусавиров яраланган күгәрченне коткарган. Бу турыда ул социаль челтәрләрдә видео урнаштырган. Аны 800 меңгә якын кеше караган.

Илданис шәһәр ишегалларының берсе аша үткәндә хәлсезләнгән һәм яраланган күгәрченне күргән. Кошның канга батканын күреп, ул аңа ярдәм итәргә булган һәм күгәрченне якындагы ветеринария клиникасына алып барган.

Спасенный жителем Нижнекамска голубь
Фото: Түбән Кама блогеры Илданис Мусавировның шәхси сәхифәсеннән

Ветеринар кошны тикшергән һәм аңа ерткыч хайван һөҗүм иткәнен ачыклаган. Һөҗүм вакытында күгәрченнең кан тамырына зыян килгән. Табиб яраны түләүсез эшкәрткән һәм дәвалаган. Шулай ук кошны ничек карарга кирәклеген аңлаткан һәм аны әлегә урамга чыгармаска киңәш иткән.

Ветеринарный врач осматривает раненого голубя
Фото: Түбән Кама блогеры Илданис Мусавировның шәхси сәхифәсеннән

Илданис Мусавиров кош өчен азык һәм махсус су савытлары сатып алган һәм күгәрченне куркынычсыз урынга – әбисе янына алып кайткан. Яраланган кошны тартмага урнаштырганнар. Анда ул тынычланган һәм ашый башлаган.

Спасенный голубь
Фото: Түбән Кама блогеры Илданис Мусавировның шәхси сәхифәсеннән

Бу видео социаль челтәрләрдә зур кызыксыну уяткан. Комментарийларда Түбән Кама халкы һәм блогерның язылучылары егеткә йөзләгән ихлас рәхмәт сүзләре язган. Алар Илданисның игелекле булуын билгеләп, аңа тормышында уңышлар теләгән.