Түбән Камада күпчелек торак йортлар җылыту сезонына әзерлек паспортларын алган. Документларны рәсмиләштерүнең соңгы вакыты — 15 сентябрь.
Шәһәрдәге социаль объектларны җылылык бирү сезонына әзерләү тулысынча тәмамланган. Бу хакта «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Түбән Кама мэры Радмир Беляев хәбәр итте.
«Аерым рәвештә объект хуҗаларына һәм бизнес вәкилләренә мөрәҗәгать итәм: барлык эшләрне вакытында тәмамларга кирәк», — диде шәһәр мэры.
Радмир Беляев искә төшергәнчә, җылыту сезоны уртача тәүлеклек һава температурасы биш көн дәвамында +8 градус һәм аннан түбәнрәк булганда башлана.
Альбина Вәлиева
MAX
