Көлдерә дә, уйландыра да. Туфан Миңгуллин исемендәге татар дәүләт драма театры тамашачыга «Өйләнәм, хатын, өйләнәм» премьерасын тәкъдим итте. Спектакльнең үзәгендә — гаилә кыйммәтләре, мәхәббәт һәм тугрылык. Ә автор бу җитди темаларны тамашачыга юмор аша җиткерә. Бер өйдә — ике хатын, бер ир һәм көтелмәгән кунаклар... Мондый хәлнең ахыры нәрсә белән тәмамланыр? 

Төп герой озак еллар бергә гомер иткән хатынына яшь кызга өйләнергә теләвен әйтә. Иң гаҗәпләндергәне — булачак кәләш белән ул берничә сәгать элек кенә танышкан. Инде аны өенә дә алып кайткан. Хатыны өчен мондый хәбәр, әлбәттә, көтелмәгән яңалык була.

Гүзәлия Терентьева яшь кәләш ролен башкара. Бу — аның комедия жанрындагы беренче тәҗрибәсе. Актриса образның холкын, сөйләм үзенчәлекләрен һәм сәхнә киемен дә үзе сайлаган.

Бер өйдә — ике хатын, бер ир һәм көтелмәгән кунаклар. Спектакль көлдерә дә, уйландыра да. Ә иң мөһиме — гаиләдәге мөнәсәбәтләргә яңача карарга этәрә.

Салават Юзеев әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Өйләнәм, хатын, өйләнәм» спектакленең премьерасы тулы зал белән узды. Режиссёры – Лилия Әхмәтова, рәссамы — Илшат Вильданов. Көлкеле вакыйгалар аша спектакль җитди сорау күтәрә: чын гаилә бәхете нәрсәдә? Комедияне тамашачы 24 сентябрьдә тагын карый алачак.