Танылган татар җырчысы Хәния Фәрхинең кече кызы Алсу икенче баласын көтә. Бу хакта «Кызыл таң» газетасы хәбәр итә.
Алсу өчен бу — икенче никах. Беренче иреннән аның Раина исемле кызы бар. Хәзер ул икенче тапкыр әни булырга җыена.

Татарстан һәм Башкортстанның халык җырчысы Хәния Фәрхи 57 яшендә вафат булды. Аның иҗатын яратучылар бүген дә җылы хисләр белән искә ала. Ул татар эстрадасының күренекле шәхесләренең берсе иде. Көтмәгәндә арабыздан китүе күпләр өчен зур тетрәнү булды.
Алсу һәм Алия әниләренең якты истәлеген кадерләп саклый. Тамашачылар бүген дә Хәния Фәрхинең иҗаты белән кызыксына, аның кызларының язмышын да игътибар белән күзәтә.
Альбина Вәлиева
MAX
