Фирдәвис Ханов 75 яшьлек юбилеен каршылый. Россия һәм Татарстанның атказанган архитекторы, Түбән Каманың мактаулы гражданинының күпьеллык хезмәтенә багышланган күргәзмә шәһәр музеенда ачылды. Экспозициядә архитектор иҗат иткән шәһәрнең иң мөһим объектлары һәм аның проектлары белән танышырга мөмкин.

Шәһәр музее фойесында бүген бәйрәм рухы хөкем сөрә. Юбиляр котлаулар кабул итә. Быел Түбән Каманың да олы юбилее — шәһәргә 60 яшь тула. Шуңа күрә ике истәлекле дата символик рәвештә бер күргәзмәдә очрашкан.

«Бу күргәзмә шәһәрнең 60 еллыгына багышлана. Монда шәһәрнең күренекле объектлары урын алды. Без алар белән горурланабыз. Кешеләр карап сокланалар», — дип белдерде Россия һәм Татарстанның атказанган архитекторы Фирдәвис Ханов.

Фирдәвис Ханов өчен Түбән Кама — гади генә эш урыны түгел, ә тормышка ашкан зур хыял. Кама ярында төзелә башлаган яшь шәһәргә ул гаиләсе белән узган гасырның 70нче еллары ахырында килә. Шуннан бирле аның хезмәт юлы Түбән Кама тарихы белән тыгыз бәйләнгән.

«Ильинка» мәдәни-спорт комплексы, Җиңү монументы, Габдулла Тукай паркы һәм башка дистәләгән объект — архитекторның иҗат җимешләре. Барлыгы ул шәһәрдә 60тан артык мөһим корылманың авторы. Фирдәвис Ханов әйтүенчә, һәр проектның үз тарихы бар.

Юбилей уңаеннан шәһәрдә киңкырлы программа да әзерләнгән. Фирдәвис Ханов «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль кичәсенең мәртәбәле кунагы булачак. Чара Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театрында узачак.