Түбән Камада Россия халыклары телләре көнен татар телендә диктант язып билгеләп үттеләр. Халыклар дуслыгы йортында узган акция төрле һөнәр һәм буын вәкилләрен бер мәйданга җыеп, туган телгә хөрмәтне һәм халыклар арасындагы дуслыкны тагын бер кат искә төшерде.

Акциягә 83нче балалар бакчасы тәрбиячеләре, Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусы курсантлары, Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре һәм Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре кушылды.

Чарада кадетларның катнашуы аеруча игътибарга лаек. Алар өчен диктант — белемнәрен сынау гына түгел, ә татар теленә, мәдәниятенә һәм милли кыйммәтләргә хөрмәт күрсәтү мөмкинлеге дә.

Акциянең максаты грамоталылыкны тикшерү белән генә чикләнми, ул татар теленең байлыгын һәм матурлыгын күрсәтү, аны куллануга кызыксынуны арттыру, шулай ук төрле милләт вәкилләре арасында үзара хөрмәт һәм дуслыкны ныгыту өчен оештырылган.

Россия халыклары телләре көне уңаеннан уздырылган мондый чаралар ана теленең кадерен аңларга, аны сакларга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга кирәклеген искәртә.