Совет чорыннан калган комод, революциягә кадәр ясалган көзге, хәтта 1940 елның 19 декабрендә дөнья күргән газета бите дә Ләйсән Тепаева өчен кадерле. Түбән Камада яшәүче оста иске җиһазларны яңартып, аларга икенче тормыш бирә. 

Ләйсән Тепаева — Түбән Кама осталары берлеге һәм Яр Чаллыдагы халык сәнгать кәсепләре һәм декоратив-гамәли сәнгать комитеты әгъзасы. Ул шулай ук «Этнодекор» иҗат остаханәсен җитәкли, милли аксессуарлар һәм этник бизәнү әйберләре ясый.

Хәзер аның традицион һөнәрләргә бәйле эшчәнлегенә тагын бер юнәлеш — иске җиһазларга икенче тормыш бирү өстәлгән. Остабикәнең сүзләренә караганда, реставрация өчен кызыклы әйберләр дә шактый җыелган.

Аларның берсе — совет чорыннан калган иске комод. Ул тормыш иптәшенең әти-әнисеннән гаиләгә күчкән. Җиһазның шактый иске булуына карамастан, үзенчәлекле тоткалары бүгенге көнгә кадәр сакланган.

Коллекциядә агачтан ясалган көзге дә бар. Ул революциягә кадәр үк эшләнгән. Кайчандыр көзге артына газета бите ябыштырганнар. Сакланып калган өлешендә 1940 елның 19 декабре датасын күрергә мөмкин.

Остабикәнең төп максаты — җиһазларны яңарту һәм шул ук вакытта аларның тарихын, вакыт эзләрен саклап калу.

Эш өслекне әзерләүдән башлана: җиһазны наждак кәгазе белән шомарталар, кирәк булса, тигезлиләр. Аннары грунт сылыйлар, буяу һәм лак белән эшкәртәләр. Шулай итеп, иске әйберләр әкренләп яңара һәм булачак интерьерның бер өлешенә әверелә.

Хәзер остабикәнең бакчада антиквариат стилендәге аерым бүлмә булдыру нияте бар. Анда иске җиһазлар, савыт-саба һәм үткән заман мохитен тудыра торган башка әйберләр урнаштырылачак. Моның өчен Ләйсән Тепаева пыяла ишекле иске сервант эзли. Аның эченә борынгы савыт-саба урнаштырырга планлаштыра. Үзенә ошаган әйберне остабикә сатып алырга да әзер.