Түбән Кама районының Ширәмәт авылында Уратма елгасының су саклау зонасында законсыз чүплек ачыкланган. Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары биредә көнкүреш калдыклары һәм автомобиль шиннары тапкан.

Зыян күргән территориянең мәйданы 105 квадрат метр тәшкил иткән.

Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, табылган автомобиль шиннары IV класслы куркынычлылыкка карый.

Ширәмәт авыл җирлегенең башкарма комитетына табигатьне саклау законнары таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү җибәрелгән.

Бүгенге көндә законсыз чүплек тулысынча бетерелгән. Уратма елгасы буендагы территория чүп-чардан чистартылган.