Түбән Каманың мактаулы гражданины Фирдәвис Хановка - 75 яшь. Мөхтәрәм юбиляр – танылган архитектор, әлеге һөнәргә 40 елдан артык гомерен багышлый. 60тан артык объект авторы. Болар – Кама елгасы яр буе, Тукай паркы, Нур мәчете.... Түбән Камага милли төсмер бирү – архитектор өчен зур горурлык. Туган көн кичәсен дә «Җидегән чишмә» әдәби проекты кысаларында үткәрү очраклы түгел.
Актаныш гармунчылары Фирдәвис Хановны җыр-моң белән каршы алалар. Якташлары юбилярны туган көне белән котларга киләләр. Чәчәк бәйләмнәре, тәбрикләү сүзләре һәм, әлбәттә, бергәләп фотога төшү.
Россиянең һәм Татарстанның атказанган архитекторын 75 яшьлек юбилее белән котларга Түбән Кама мэры Радмир Беляев та килә. Сәхнәдән тәбрикләү сүзләрен җиткерә.
Фирдәвис Ханов Түбән Камада кырык елдан артык архитектор булып эшли. 60 тан артык объект авторы. Болар — һәйкәлләрне һәм җәмәгать киңлекләрен исәпкә алмаганда! Аларның һәрберсе үзенчәлекле. Түбән Каманың милли рухын булдыруга үз өлешен кертә алуын архитектор зур горурлык дип саный. Туган көн кичәсен дә «Җидегән чишмә» әдәби проекты кысаларында үткәрү очраклы түгел.
Түбән Каманың мактаулы гражданины юбилеен хезмәттәшләре, дуслары һәм якыннары белән билгеләп үтә. Театр залы тулы. Һәркем юбиляр турында үз сүзен әйтә, аның белән бәйле истәлеген уртаклаша.
Юбилярны гомер бәйрәме белән котларга балалары да кайткан. Марат белән Айгөл икесе дә башлы күзле. Башка шәһәрдә яшиләр. Фирдәвис Ханов әйтүенчсә, аның өчен зур байлык — гаиләсе.
Гөлия Нигъмәтуллина








MAX
