Түбән Кама районының Кызыл Чапчак авылында яшәүче Әнисә Калимуллинага 97 яшь тулды. Ул — авылның иң өлкән ак яулыклы әбиләренең берсе.
Әнисә апаны туган көне белән авылдашлары һәм Кызыл Чапчак авыл җирлеге башлыгы Бәгъдәнур Илдарханов котлады. Аңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм бәрәкәтле тормыш теләделәр.
Бүгенге көндә Әнисә Калимуллина балалары, оныклары һәм оныкчыкларының кадер-хөрмәтен тоеп яши. Ул һәр көненә сөенеп, якыннары белән гомер кичерә.
Альбина Вәлиева
MAX
