Татарстанда 16 сентябрь, чәршәмбе көнне, болытлы һава торышы көтелә. Гидрометеорология үзәге фаразынча, республикада урыны белән көчле яңгыр явачак
Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан төшүе ихтимал. Көндез кайбер урыннарда яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә, дип кисәтә синоптиклар.
Җил төньяк-көнчыгыштан исәчәк, соңрак төньяк-көнбатышка борылачак. Аның тизлеге секундына 6–11 метр тәшкил итәчәк. Көндез урыны белән җилнең тизлеге 15–20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә һава температурасы +9…+14 градус булачак. Көндез һава +13…+18 градуска кадәр җылыначак, республиканың көнчыгыш районнарында урыны белән +23 градуска җитәчәк.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
