Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендә ике ярым чакрымга якын төп юл яңартылды. Район башлыгы Радмир Беляев республика һәм федераль программалар кысаларында башкарылган эшләр белән танышты.

Республика программасы буенча 2/30нчы йорт янындагы боҗрадан башланган юл участогына яңа асфальт җәелгән. Бу — бистә халкы көн саен файдалана торган төп юлларның берсе.

«Бу юл безнең өчен бик кирәкле иде. Башта аның торышы начар иде. Хәзер ремонттан соң эштән дә вакытында кайтып җитәбез. Сыйфатлы юл ясаганнары өчен бистәбез исеменнән рәхмәт әйтәбез», — ди Кама Аланында яшәүче Ландыш Мөхетдинова.

Юлны яңарту Татарстан Рәисе ярдәме белән башкарылган. Радмир Беляев төзүчеләрнең хезмәтен билгеләп үтеп, аларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Кама Аланында яңартылган объектлар юл белән генә чикләнми. Район башлыгы иҗтимагый киңлекләрне дә карап чыкты. Шуларның берсе — «Сөенеч» скверы. «Кояшкай» балалар бакчасы белән 2нче мәктәп арасындагы территорияне төзекләндерүнең дүртенче этабы тәмамланган. Биредә брусчатка җәелгән, яңа эскәмияләр һәм чүп савытлары куелган.