Авыр чакларда бердәмлек күрсәтеп, бер-берсенә ярдәм итү — түбәнкамалыларга хас күркәм сыйфатларның берсе. Моның ачык мисалы — Ватанны саклаучылар гаиләләре комитетының эшчәнлеге. Күптән түгел әлеге комитет җитәкчесе итеп Лариса Орлова билгеләнде.

Алар карамагында Гагарин округыннан 165 гаилә бар. Бүген аеруча мөһим юнәлешләрнең берсе — сугыш кырыннан кайткан хәрбиләргә тыныч тормышка яраклашырга булышу. 

«Без һәр гаиләгә социаль паспорт төзедек. Аларның ничек яшәвен, нинди проблемалары, сораулары булуын беләбез. Хәзер инде 14 демобилизацияләнгән ир-ат безгә мөрәҗәгать итте. Башта алар белән аралашу авыр булды, безнең белән элемтәгә керергә теләмәделәр. Ә хәзер инде безнең белән дуслаштылар, килеп, яңалыклары белән уртаклашалар. Кайчак шатлыклы хәбәрләр белән, ә кайчак киңәш сорап, күңелләрен борчыган хәлләрне сөйләп киләләр. Ничек кенә булмасын, без алар белән бергә кайгыны да, шатлыкны да кичерәбез», — дип сөйләде ТР Ватанны саклаучылар гаиләләре комитетының Түбән Кама районы буенча җитәкчесе Лариса Орлова.

Лариса Орлова үз тирәсенә команда туплый. Комитет составына бу авырлыкны башкалардан да яхшырак аңлаучылар — махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре һәм хатыннары керә. Алар арасында шәһәрдә яшәүчеләр генә түгел, ерак авыл җирлекләреннән килгән хатын-кызлар да бар.

Комитетка төрле мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итәләр: көнкүреш проблемаларыннан алып күңел борчуларына кадәр. Биредә һәркемгә ярдәм итәргә әзерләр. Чөнки Түбән Кама — бердәм, тату гаилә кебек. Ә гаиләдә үзеңнекеләрне авыр хәлдә калдырмыйлар. Беркайчан да, нинди генә шартларда да.

Лариса Орлованы гуманитар ярдәм җыю пунктында табарга мөмкин. Адресы: Химиклар проспекты, 72б йорты.