10 һәм 14 сентябрьдә Түбән Камадан Оборона министрлыгы белән контракт төзегән сигез хәрби хезмәткә чакырылучы юлга кузгалды.

Алар Африка корпусы, Көнбатыш һәм Үзәк хәрби округ бүлекчәләрендә, шулай ук пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итәчәк.

 Исгезгә төшерәм, Татарстанда контрактчылар өчен түләү 2 миллион 900 мең сумны тәшкил итә. Бу — Идел буе федераль округы төбәкләре арасында иң зур сумма.

Махсус хәрби операция зонасында айлык акчалата тәэмин итү 220 мең сумнан башлана. Моннан тыш, республикада Ватанны саклаучыларга, махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаиләләренә төрле ярдәм чаралары күрсәтелә.