Түбән Кама районы башлыгы каршында иминлек советы төзеләчәк. Бу хакта Радмир Беляев 16 сентябрьдә узган киңәшмәдә хәбәр итте.

«Гражданнар оборонасы, БПЛА һөҗүме вакытында яшеренү урыннарын оештыру, аларда кирәкле шартлар тудыру һәм башка күп кенә мәсьәләләрне даими рәвештә камилләштерү зарур. Иң мөһиме — күк йөзе иминлеген тәэмин итү. Шуңа күрә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы каршында иминлек советы төзергә тәкъдим итәм», — диде ул.

Түбән Кама районы башлыгы муниципалитетта антитеррор комиссиясе һәм гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия даими эшләвен искә төшерде. Алар составына хокук саклау органнары, шулай ук контроль-күзәтчелек органнары вәкилләре керә.

Иминлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә яшеренү урыннарын, шул исәптән авыл җирлекләрендәгеләрен, оештыру турында сөйләштеләр. Яшеренү урыны буларак файдаланылган йорт подвалларының торышы һәм авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә хәбәр итү системасы да аерым игътибар үзәгендә булды.