Синоптиклар фаразлавынча, 20 октябрьдә Татарстанда төнге кыраулар көтелә.

Республика Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, сишәмбегә каршы төндә һава температурасы -1...-6 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава +7...+12 градуска кадәр җылыначак.

Метеорологлар явым-төшемсез, болытлы һәм аязучан һава торышы фаразлый. Җил төньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба үзгәрәчәк, тизлеге секундына 5–10 метр тәшкил итәчәк.