2026 елда Түбән Камада «Су агызу системаларын торгызу» республика программасы кысаларында 3,8 чакрым яңгыр сулары канализациясе чистартылган.
Бу хакта эшлекле дүшәмбедә «Бердәм заказчы дирекциясе» муниципаль бюджет учреждениесе директоры Раил Ситдиков хәбәр итте.
Гидродинамик чистарту Химиклар, Тынычлык һәм Төзүчеләр проспектларында, шулай ук Актүбә, Яшьлек, Вокзал, Корабельная, Студентлар, Чулман һәм Сөембикә урамнарында башкарылган. Видеодиагностика нәтиҗәсендә челтәрнең берничә участогында авария хәлендәге кимчелекләр ачыкланган. Аларны төзәтү эшләре башланган.
Моннан тыш, белгечләр автомойканың яңгыр сулары канализациясенә законсыз тоташтырылуын ачыклаган. Тиешле чаралар күрү өчен мәгълүмат күзәтчелек органнарына тапшырылган.
«Бердәм заказчы дирекциясе» балансында гомуми озынлыгы 52,4 чакрым булган җиде су агызу челтәре, 672 карау коесы һәм 571 яңгыр суы кабул итү җайланмасы бар.
Раил Ситдиков яңгыр сулары канализациясе челтәрен реконструкцияләү кирәклеген билгеләп үтте. 2027 елда геодезик төшерү, челтәрне телеинспекцияләү һәм системага тоташтырылган барлык абонентларны барлау планлаштырыла.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX