Киләсе елдан Түбән Камада электросамокатларны прокатка бирү хезмәте тулысынча тыелачак.
Бу хакта шәһәр мэры Радмир Беляев эшлекле дүшәмбедә хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, әлеге тәкъдимне юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хуплаган. Хәзер карарны билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерергә кирәк.
Түбән Кама Татарстанда мондый чикләүләр кертеләчәк өченче шәһәр булачак. Элегрәк электросамокатларны прокатка бирү Чаллыда һәм Алабугада тыелды.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX