Красный Ключ дамбасы аша бакчачылык ширкәтләренә илтүче юлны төзекләндерү тәмамланды. Өч этапта барлыгы 5 чакрымга якын юл яңартылды. Бу үзгәрешне 10 меңнән артык бакча участогы хуҗасы күптән көтте.
Яңартылган юлны ачу тантанасы йөк машиналары колоннасы хәрәкәте белән башланды. Дамба аша узган трасса меңләгән бакчачы өчен мөһим транспорт юлы булып тора.
Төзекләндерү өч этапта башкарылды. 2024 елда 700 метрдан артык, 2025 елда 1 километр 640 метр юл яңартылды. Быел исә 2 километр 58 метр озынлыктагы соңгы участок тәртипкә китерелде. Эшләр республика программасы кысаларында алып барылды.
Юлны «Татавтодор» компаниясе төзекләндерде. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев юл төзүчеләргә башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул шулай ук район чикләрен үзгәртүгә кагылышлы планнары белән уртаклашты.
Дамба юлын яңарту бакчачылык ширкәтләренә баруны уңайлырак итәчәк. Алда — эчке юлларны төзекләндерү һәм инфраструктураны үстерү бурычы.
Альбина Вәлиева
MAX