26 октябрьдә Татарстанда җылы һава торышы саклананачак. Көндез термометр баганалары +9...+12 градуска кадәр күтәреләчәк.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан секундына 3–8 метр тизлектә җил исәчәк. Явым-төшем көтелми.