Түбән Камадан көзге чакырылышның чираттагы төркеме — 42 егет хәрби хезмәткә юл алды. Алар бер ел дәвамында Россия Милли гвардиясе гаскәрләрендә һәм башка хәрби частьләрдә хезмәт итәчәк.
Хәрби комиссариат янындагы мәйданда дулкынландыргыч мизгелләр. Егетләр истәлеккә фотога төшә, якыннары белән саубуллаша, изге теләкләрен ишетә. Әти-әниләр өчен улларын армиягә озату — горурлык та, борчылу да.
Захаровлар гаиләсендә дә бу көнне хисләр ташый. Александр Захаров улын Ватан алдындагы бурычын үтәргә озата. Әти кеше армия хезмәтенең егетләр өчен мөһим тормыш мәктәбе булуына ышана.
Егетләрне озату тантанасында шәһәр һәм район хәрби комиссары Газинур Ситдыйков та катнашты. Ул булачак солдатларга киңәшләрен бирде, яхшы хезмәт итеп, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.
Тантанадан соң егетләр Казанга юл тотты. Анда алар кабат медицина тикшерүе узачак, аннары хезмәт итәчәк урыннарына җибәреләчәк. Алда — яңа мохит, хәрби тәртип һәм җаваплы бурыч. Ә туганнары аларны бер теләк белән озатып калды: хезмәтләрен уңышлы үтәп, исән-сау әйләнеп кайтсыннар.
Альбина Вәлиева
MAX