2026 елда Түбән Камада 47 меңнән артык чит ил гражданын миграция исәбенә куйганнар. Төрле милләт вәкилләре арасында тынычлыкны һәм татулыкны саклауда «Халыклар дуслыгы йорты» да зур роль уйный.

Биредә милли-мәдәни берләшмәләр хезмәт мигрантларына яңа мохиткә җайлашырга ярдәм итә. Бу эш Татарстан халыклары ассамблеясе һәм Түбән Кама муниципаль районының Иҗтимагый советы белән берлектә алып барыла.

Россиягә яңа килгән чит ил гражданнары юридик киңәшләр ала, документларны рәсмиләштерү тәртибе белән таныша, психологик ярдәмгә мөрәҗәгать итә һәм җирле мәдәният турында күбрәк белә ала. Социаль-мәдәни җайлаштыру үзәге хезмәткәрләре предприятиеләргә дә чыгып, чит илдән килгән эшчеләр белән очраша.

«Без аларга үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, Россиядә гамәлдә булган законнарны аңлатабыз. Закон бозган очракта нинди җаваплылык каралуы турында да сөйлибез», — дип белдерде «Халыклар дуслыгы йорты» директоры Васил Хафизов.