Паспортыңны югалттыңмы яки аны урладылармы? Хәзер бу хакта «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша хәбәр итеп, документны гамәлдән чыгарырга мөмкин. Бу шәхси мәгълүматларның чит кешеләр кулына эләгү куркынычын киметә.
Гариза бирү өчен порталда расланган хисап язмасы булырга тиеш. Анда паспорт мәгълүматларын һәм документның нинди шартларда югалуын күрсәтергә кирәк. Гаризаны кеше бары тик үзе өчен генә тапшыра ала.
Паспорт урланган очракта, Эчке эшләр министрлыгыннан алынган хәбәр итү кәгазендәге мәгълүматларны да кертергә кирәк.
Гаризаны җибәргәннән соң, аны кире алу мөмкин булмаячак. Паспорт соңыннан табылса да, ул гамәлдә саналмаячак.
Яңа хезмәт бер көн эчендә күрсәтелә.
Альбина Вәлиева
MAX