Мөселман гаиләләрендә малайларга еш кына Мөхәммәд, Гомәр, Госман һәм Али исемнәрен кушалар. Кызлар арасында Хәдичә һәм Гәйшә исемнәре киң таралган.
Бу хакта Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать Таҗетдин РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында сөйләгән.
Аның сүзләренчә, күп кенә ата-аналар улларына Мөхәммәд пәйгамбәрнең һәм аның сәхәбәләренең исемнәрен куша. Алар арасында Әбү Бәкер, Гомәр, Госман һәм Али исемнәре дә бар. Шул ук вакытта төрле халыкларның үз телләренә һәм гореф-гадәтләренә бәйле исемнәр дә кулланыла.
Баш мөфти балага исем сайлаганда аның мәгънәсенә игътибар итәргә киңәш итә.
Альбина Вәлиева
MAX