Түбән Кама делегациясе Казанда узган «Идел буе төбәгендә пробация» төбәкара форумында пробация үзәгенең эш тәҗрибәсен тәкъдим итте. Чарада Россиянең 14 төбәгеннән белгечләр катнашты. Алар иреккә чыккан кешеләргә җәмгыятькә яңадан яраклашырга ярдәм итү һәм кабат җинаять кылуларны булдырмау турында фикер алышты.

Түбән Камадагы пробация үзәге 2025 елда «Ихлас» приюты базасында ачылган. Биредә җәза срогын үтәгән, әмма кайтып урнашыр урыны һәм эше булмаган кешеләргә ярдәм күрсәтелә. Аларны вакытлыча торак һәм ризык белән тәэмин итәләр, эшкә урнашырга булышалар. Бер ел эчендә тернәкләндерү программасын 12 кеше узган.

«Безнең үзәкнең төп юнәлеше — авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм күрсәтү. Биредә ашарга да, йокларга да урын бар. Без аларга эшкә урнашырга да булышабыз», — дип сөйләде пробация үзәге өчен җаваплы Марат Хәбибуллин.

Татарстанда пробация буенча биш үзәк эшли. Өчесе Казанда, тагын икесе Питрәчтә һәм Түбән Камада урнашкан. Аларның төп максаты — иреккә чыккан кешеләргә тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү.

«Безнең өчен иң мөһиме — мондый кешеләргә ярдәм итү. Беренче чиратта, аларны эш белән тәэмин итәргә тырышабыз. Аларның аерым реестры алып барыла, аннары һәрберсенә кирәкле ярдәм күрсәтелә», — дип билгеләп үтте Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Пробация турындагы закон нигезендә, иреккә чыккан кешеләргә юристлар, психологлар, социаль хезмәткәрләр һәм дин әһелләре дә ярдәм итә. Бу эшнең нәтиҗәләре бар: Татарстанда төрмәдән чыккан кешеләрнең 74 проценты эшкә урнашкан.

Форум Татарстанның «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалында узды. Анда катнашучылар тәҗрибә уртаклашты һәм башка төбәкләрдә кулланыла торган эш алымнары белән танышты.