Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин 2 ноябрьдә Түбән Камада гражданнарны кабул итәчәк. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итте.

Кабул итүгә язылу өчен мөрәҗәгатьнең асылын аңлатырга, исем-фамилияне һәм элемтә өчен телефон номерын күрсәтеп, хәбәр юлларга кирәк. Моны түбәндәге юлларның берсе белән эшләргә мөмкин:

  • «Макс» мессенджерында +7 962 563 03 01 номерына хәбәр җибәрергә;
  • pr_Metshina@mail.ru электрон почтасына хат язарга;
  • +7 (8555) 47-34-64 яки +7 (8555) 47-34-51 номерларының берсенә шалтыратырга.

Гражданнарны кабул итү сәгать 16:00дә Студентлар урамындагы 9нчы йорт адресы буенча узачак.