Түбән Каманың «Апуш» балалар китапханәсендә 33нче мәктәп укучылары өчен патриотик сәгать узды. Балалар махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларының батырлыгы турында белде, волонтёрлар белән бергә хәрбиләр өчен коры душ комплектлары әзерләде һәм аларга хатлар язды.

«Ерак аралар да якынайта» дип аталган чарада укучылар кече сержант Шәүкәт Маняповның тормыш юлы белән танышты. Якташыбыз махсус хәрби операция зонасында иптәшләрен саклап калу өчен һәлак булган. Аңа нибары 28 яшь иде. Балалар аның хәрби хезмәте турында мәгълүмат алды, медальләрен карады, шигъри юллар аша хәрбиләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Игелекле йөрәкләр» төркеме волонтёрлары укучыларга коры душ комплектлары әзерләргә өйрәтте. Мондый җыелмалар алгы сызыкта хезмәт итүче хәрбиләрнең көндәлек тормышын җиңеләйтә. Балалар комплектларны үз куллары белән әзерләп, солдатларга ярдәм итүгә үз өлешен кертте.

«Бу безнең егетләр өчен зур ярдәм. Тыл белән фронт бергә булганда, Җиңү тизрәк булачак», – дип белдерде «Игелекле йөрәкләр» төркеме волонтёры Ләйсән Мирзанурова.

Укучылар солдатларга хатлар да язды. Алар юллаган һәр хатта рәхмәт сүзләре, җылы теләкләр һәм еракта хезмәт итүчеләргә рухи терәк булу теләге чагылды.

«Игелекле йөрәкләр» төркеме җитәкчесе Лариса Орлова сүзләренчә, гуманитар ярдәм җыю пункты 15 юнәлеш буенча эшли. Махсус хәрби операция башланганнан бирле контракт буенча хезмәт итүчеләр өчен 3 меңнән артык сумка әзерләнгән, 320 мең коры душ комплекты ясалган.

Бу эштә Түбән Кама халкы актив катнаша. Патриотик сәгать балаларга якташларының батырлыгын таныту, хәрбиләргә ярдәм итүнең әһәмиятен аңлату һәм игелекле эшләргә җәлеп итү өчен тагын бер мөмкинлек булды.