Түбән Камада «Гринта» компаниясенең икенчел чимал кабул итү пункты эшли башлады. Биредә эшкәртүгә яраклы калдыкларны тапшырырга мөмкин. Соңыннан аларны эшкәртеп, яңадан куллануга җибәрәчәкләр.

Пунктта калдыкларның сигез төрен кабул итәләр. Алар арасында алюминий һәм консерв банкалары, пластик, кәгазь (картоннан тыш), тукыма, пыяла, батарейкалар һәм вак көнкүреш электроникасы бар.

Калдыкларны аерым җыю әйләнә-тирә мохитне сакларга һәм табигый байлыкларны сакчыл кулланырга ярдәм итә. Иске материалларны эшкәртеп, алардан яңа әйберләр ясарга мөмкин.

Иң актив катнашучыларны бүләкләр дә көтә. Тапшырылган чималның авырлыгына һәм төренә карап, кешеләр баллар җыя ала. Соңыннан аларны пунктта бүләкләргә алыштырырга мөмкин.

Калдыкларны көн саен иртәнге сәгать тугыздан кичке тугызга кадәр китерергә була. Пункт «Лента» гипермаркеты янындагы мәйданчыкта урнашкан.