31 октябрьдә Татарстанның Тукай районында «Яр Чаллы – Түбән Кама» – Иштирәк автомобиль юлы капиталь ремонттан соң ачылды.
Бу участок Түбән Кама районының сәнәгать предприятиеләре өчен аеруча мөһим. Ул Иштирәк авылын М-12 федераль трассасы белән тоташтыра, шулай ук Тукай һәм Түбән Кама районнары арасында юл элемтәсен яхшырта. Моннан тыш, нефть объектларына баруны җиңеләйтә һәм төбәк предприятиеләренең йөк ташу эшен җайга салырга ярдәм итә.

Юлчылар барлыгы 1,8 чакрым юлны яңарткан. Ремонт «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында башкарылган. Эшләргә 57 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Альбина Вәлиева
MAX