Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Радмир Беляев шул хакта хәбәр итте.
«Барлык күңел ачу һәм массакүләм чаралар үткәрелми. Учреждение биналарында дәүләт флаглары төшереләчәк. Бу – кайгы һәм ярдәм вакыты. Һәлак булганнарның гаиләләре белән югалту газабын уртаклашабыз. Түбәнкамалылар, без бергә».
Исегезгә төшерәбез, янгын 31 мартта көндез булды. Әлегә мәгълүм булганча, янгын нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган.
Рустам Сафин
MAX
