Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә.

Сораштыру нәтиҗәләре нигезендә, федераль дәрәҗәдә интернет челтәре беренче чиратта кайсы авылларда төзеләчәге билгеләп үтеләчәк. Шәхси йортлар өчен инфраструктураны үстерүгә аерым акчалар универсаль хезмәт күрсәтү резервыннан юнәлдереләчәк.

Универсаль хезмәт күрсәтү резервы — ул Россия элемтә операторларының керемнәреннән өлешчә федераль бюджетка күчерелгән акчалардан формалаша. Бу фондтан хәзерге вакытта база станцияләре, торак пунктларга җепселле-оптик элемтә юллары төзү һәм башка шундый күләмле эшләр башкарыла.

Сораштыруда илкүләм проектлар кысаларында дәүләт тарафыннан элемтә инфраструктурасы булдырылган, ягъни халкы 100дән 1000гә кадәр булган авыллар катнаша ала. Мисал өчен, мәктәпләр, хастаханәләр турыдан-туры интернетка тоташтырылган яки мобиль элемтә база станцияләре урнаштырылган торак пунктлар.

Сораштыруда катнашу өчен:

Тавыш бирүне түбәндәге сылтамаларның теләсә кайсысы буенча башкарырга мөмкин:

Кирәкле процедураны үтәр өчен, «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша авторизация узарга һәм яшәгән төбәгегезне, йортыгызның төгәл адресын күрсәтергә кирәк. Сораштыру аноним, ягъни нәтиҗәләр статистика формасында, һич тә шәхескә бәйләнмәгән килеш тәкъдим ителәчәк.

Катнашучылар йортны интернетка тоташтыру өчен бер тапкыр бирелә торган теркәлгән түләү кертергә кирәклеген исәпкә алырга тиеш. Шуннан соң интернет өчен ай саен түләргә кирәк булачак.

Әлеге программа «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. 2021 елдан башлап, шушы сораштырулар нәтиҗәсендә 6 700дән артык торак пункт мобиль интернетка тоташтырылган. 2026 елның 25 декабренә кадәр тагын 100 торак пункт киң тирәлекле интернет челтәре белән тәэмин ителәчәк.