Хушлашу мәрәсименә меңләгән кеше, шул исәптән шәһәр җитәкчеләре, янгын сүндерүченең туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре җыелды. Исегезгә төшерәм, 31нче мартта «Түбән Кама Нефтехим»да янгын сүндергәндә 29нчы янгын сүндерү бүлеге командиры батырларча һәлак булды. Ул фаҗига урынына беренчеләрдән булып килде һәм шартлау дулкынын үзенә кабул итте.
«Ярдәмчел, көчле рухлы, курку белмәс коткаручы» — менә шундый булып ул түбәнкамалылар хәтерендә мәңгегә калачак.
Марат Нәҗипов гаиләдә бердәнбер бала булган. Ул Бөек Ватан сугышыннан кайтмаган солдатларны эзләүче отряд составында торган.
Күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчелеге аны дәүләт бүләгенә тәкъдим итәчәк.
Марат Нәҗиповны мөселман зиратының Геройлар аллеясында җирләделәр. Аңа нибары 27 яшь иде.
Альбина Вәлиева
MAX
