«Усть-Катав вагон төзү заводы»нда җитештерелгән трамвайга капиталь ремонт Россия-Беларусьнең «БКМ Сибирь» компаниясе белән берлектә «Горэлектротранспорт» базасында башкарылды», — дип белдерде шәһәр мэры Радмир Беляев җитәкчеләрнең «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.

Модернизацияләнгән трамвайда салон тулысынча яңартылган: климат-контроль системасы урнаштырылган, видеокүзәтү системасы куелган, кондукторсыз түләү кертелгән, LED-оптика урнаштырылган, ишекләр кысылуга каршы система белән җиһазландырылган. Шулай ук трамвай йөртүченең эш урыны шартлары да яхшыртылган.

Модернизация нәтиҗәсендә трамвайның хезмәт итү вакыты тагын 15 елга озайтыла, шул ук вакытта эшләр бәясе яңа трамвай сатып алуга караганда ике тапкыр арзанрак булачак.

Киләчәктә якынча 20 вагонны яңарту планлаштырыла.