31 мартта «Түбән Кама Нефтехим» заводы территориясендә чыккан янгыннан соң алып барылган эзләү операциясе тәмамланды.
Предприятиенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фаҗига нәтиҗәсендә 12 кеше һәлак булган.
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев һәлак булганнарның туганнарының кайгысын уртаклашты.
«Бу – Түбән Кама өчен зур югалту. Һәлак булучыларның гаиләләренең тирән кайгысын уртаклашабыз. Без аларның һәрберсе белән янәшә булачакбыз! Мондый вакытта иң мөһиме — бергә булу. Шәһәр кайгыра. Барысын да исемләп искә алыйк...» — дип язды Радмир Беляев үзенең социаль челтәрләрендә.
Һәлак булганнарның исемнәре:
- Михаил Иван улы Аппаков - 38 яшь, каучукларны дегазацияләү бүлегенең VI разрядлы аппаратчысы.
- Андрей Николай улы Батин - 33 яшь, СКД-Н синтетик каучуклар җитештерү инженеры.
- Данил Вагыйз улы Газизов - 58 яшь, СРСУ-2нең V разрядлы слесарь-ремонтчысы («Татспецнефтехимремстрой»тресты).
- Вера Петр кызы Гладкова - 59 яшь, V разрядлы полимерлаштыру аппаратчысы.
- Сергей Степан улы Горланов - 60 яшь, КИПиА буенча VI разрядлы слесарь.
- Азат Ринат улы Гутов - 49 яшь, автоматлаштырылган системаларга техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау участогы инженеры.
- Алмаз Фирдәвис улы Мәгъсүмов - 35 яшь, синтетик каучук җитештерүгә әзерләү инженеры.
- Сергей Жорж улы Марисов - 49 яшь, VI разрядлы КИПиА слесаре.
- Марат Альберт улы Нәҗипов - 27 яшь, Федераль янгынга каршы хезмәтенең ТР буенча Федераль янгын сүндерү хезмәте идарәсенең Түбән Кама филиалы отрядының 29нчы янгын сүндерү часте бүлекчәсе командиры.
- Александр Владимир улы Салтыков - 30 яшь, капиталь төзелеш хезмәтенең әйдәп баручы белгече.
- Азат Равил улы Шаһиәхмәтов - 50 яшь, СРСУ-1нең (ТСНХРС) V разрядлы ташчысы.
- Александр Федор улы Шишкин - 62 яшь, VI разрядлы КИПиА слесаре.
Альбина Вәлиева
MAX