Оештыручы булып «Мост поколений» фонды чыгыш ясый. «Кинога тәнәфес» дип аталган проект Халыкара фашист концлагерь тоткыннарын азат итү көненә һәм Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан совет халкына каршы кылынган җинаятьләр корбаннарын искә алу көненә багышланган.

Кино күрсәтү программасы:

  • «Тормышка кайту» («Возвращение к жизни») документаль фильмы (6+);
  • «Балачак хәтирәләре» («Память детства») документаль фильмы (6+);
  • «Гаилә тарихы» «Семейная история» анимацион фильмы (6+);
  • «Чокыр» («Яма») фильмы (6+).

Сеансның дәвамлылыгы — 45 минут. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, чарага керү бушлай.

Үткәрү урыны: «Восход» кинотеатры (Халык иҗаты йорты, Лемаев урамы, 14). Алдан язылу өчен телефон номеры: +7 (939) 331-52-52.