Түбән Камада һәм Кама Аланы бистәсендә төзекләндерү сезоны башланды. Эшләр инде берничә объектта бара.

Бу хакта Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү департаментында хәбәр иттеләр.

Кама Аланы бистәсендә иске асфальтны сүтә башлаганнар. Быел программа кысаларында дүрт ишегалдын яңарту планлаштырыла.

Түбән Камада Корабельная урамындагы 30нчы йорт ишегалдында иске асфальт өслеген фрезерлау эшләре бара — бу яңартуның беренче этабы. Ә 13 апрельдән подряд оешмалары зур күләмле эшкә керешәчәк: иске тротуарларны, сафтан чыккан балалар һәм спорт мәйданчыкларын һәм башка элементларны сүтәчәкләр.

Төзекләндерү эшләре дәвам итә.