Мәсәлән, Корабельная урамындагы 62 нче йорт ишегалдында теркәлү номеры булмаган ВАЗ-2114 маркалы автомобиль ярты елдан артык хуҗасыз хәлдә торган.

Административ-техник инспекция хезмәткәрләре транспорт чарасының хуҗасын ачыкларга тырышкан, шулай ук машинаны күчерү таләбе белән белдерү дә калдырган. Әмма бернинди чара күрелмәгән.

Нәтиҗәдә, әлеге автомобиль махсуслаштырылган стоянкага эвакуацияләнгән, анда ул үзенең законлы хуҗасын тагын бер ел көтәчәк.

Белгечләр хәбәр иткәнчә, мондый рейдлар даими рәвештә үткәреләчәк. Әгәр сезнең урамда яки ишегалдыгызда ташландык машиналар бар икән, административ-техник инспекциягә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә. Аның телефон номеры: 8 (8555) 41-91-43.