Бүлеп бирелгән акчаларның гомуми суммасы 4,5 миллиард сум тәшкил итә.

Төп объектларның берсе — Иштирәк аша М-12 федераль трассасына туры чыгу юлы. Бу максатларга 70 миллион сум акча бүлеп бирелгән. 
Дамбаны реконструкцияләү дәвам итәчәк. Агымдагы елда подрядчылар 2,5 километр озынлыктагы участокны яңартачак. Бу капиталь ремонтның өченче этабы.

Шәһәрнең 60 еллыгы алдыннан Химиклар проспекты тулысынча ремонтланачак. Проект юл өслеген яңартуны гына түгел, ә заманча велосипед юлларын булдыруны, шулай ук өстәмә яктырту баганаларын урнаштыруны да күздә тота.

Түбән Кама мэры билгеләп үткәнчә, киләсе атнадан Түбән Камада чокырларны ямау эшләре башланачак. Исемлек инде төзелгән. Төбәк юллары да игътибардан читтә калмаячак: аларны ремонтлау өчен якынча бер миллиард сум акча бүлеп бирелгән.

Өстәмә рәвештә, күп балалы гаиләләр яшәгән торак пунктлардагы юлларны төзекләндерүгә 263 миллион сум юнәлдереләчәк. Анда юлларны этаплап төзиячәкләр. Үзәк урамнарга вак таш җәеләчәк.

Узган елда Борок авылында 1,5 километрдан артык юл салынган. Быелгы планнарда — Чайка бистәсендә 3,5 километр юл өслеген яңарту.