Киләчәктә тагын 24 хәбәр итү сиренасы урнаштырылачак, дип сөйләде «Туры элемтә» программасында Радмир Беляев.
Шәһәр башлыгы телевизор караучының соравына җавап бирде: ул хәвеф сигналы яңгыраганда кайда яшеренергә кирәклеге белән кызыксынды.
Радмир Беляев белдерүенчә, Түбән Камада вакытлыча яшеренү өчен (3 сәггатьтән дә артык түгел) торак йортларның подваллары каралган.
Тикшерү барышында аларның кайберләрендә тиешле шартлар тудырылмавы ачыкланды. Хәзер төп максат — сыену урыннарын тәртипкә китерү. Регламент буенча, идарәче компанияләр хәвеф игълан ителгәндә подвал ишекләрен ачарга тиеш, дип ассызыклады шәһәр җитәкчесе. Әгәр подвал ябык булса, 072 номерына шалтыратырга кирәк.
Мондый очракларда мәктәпләрдә дә тиешле чаралар күрелергә тиеш, шулай ук яшеренү өчен күп катлы һәм җир асты паркинглары да кулланыла ала.
Альбина Вәлиева
MAX
