Ул «Алексеевск— Әлмәт» автомобиль юлында, түләүле «Шәле (М-7) — Баулы (М-5)» трассасының 114нчедән 143нче километр аралыгында барлык төр транспорт өчен гамәлдә.

Төбәк транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, юллар иртәнге сәгать 8дән ябык. Бу чикләү һава торышы яхшырганчы гамәлдә булачак.

Хәзерге вакытта Түбән Камада да көчле кар явуы күзәтелә.